Җиңү көне Иске Солтангол авылында яшәүче Арслановлар гаиләсе өчен икеләтә кадерле. Гаилә башлыгы, тыл ветераны Нургали Арслангали улының туган көне дә бәйрәм вакытына туры килә. Быелгы яз аеруча истәлекле- Нургали абыйга 90 яшь тулды.

Юбилярны Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов белән җирлекнең ветераннар советы рәисе Рафаэль Зәйнуллин бүген иртәнге сәгатьләрдә үк котлады.
Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов бүген 90 яшен түгәрәкләгән Нургали Арслановка Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикнамәсен тапшырды. Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов та тыл ветераны Нургали Арслангали улына үзенең котлау хатын һәм Актаныш рәсемнәре белән матурлап эшләнгән күчтәнәчләр тулы капны юллаган.

Сугыш чоры баласы, тыл ветераны Нургали ага Бөек Ватан сугышы башланганда 11 яшьтә була. Ныклы куллы, төпле ир-егетләрнең барысы да фронтка киткәч, авыл, колхозлардагы басу-кырлар, салам түбәле фермалар, терлекләр барысы да тылдагы хатын-кызлар, бала-чага, карт-коры кулына кала. Нургали абый авылның бу көннәрдәге авыр тормышын әлегедәй хәтерли. Сугыш тәмамлангач, тыныч тормышта да туган авылыннан читкә китми егет. Озак еллар хуҗалыкта шофер булып эшли. Мелиорация юнәлешендә- басуларны сугаруда хезмәт куя. Терлекчелектә дә алдынгы булып, хуҗалык малларын карый. Иске Богады авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Рафаэль Зәйнуллин хуҗалык исеменнән Нургали Арслановка куйган хезмәтләре исеменнән рәхмәт әйтеп, котлау открыткасы белән җылы юрган бүләк итте.

Хәзерге тормышы бик матур Нургали абыйның. Янәшәдә 65 ел парлап гомер иткән хатыны- Мөхлисә апа. Бергә-бергә биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер балалар, оныклар, оныкчыклар белән шау-гөр килеп, матур итеп бәхетле гомер кичерәләр.

Илебез халкының Бөек Җиңүгә ирешүе- олы батырлык. Бу батырлыкта Нургали Арсланов кебек бик күп, бик күп өлкәннәрнең өлеше әйтеп бетергесез зур. Рәхмәт Сезгә, ветераннар!