Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Югары Яхшый ветераны Тәфкил Вәлиев белән очрашты

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышы ветераны Тәфкил ага Вәлиев әле дә халыкка хезмәттә. 30 елдан артык авылның имам-хатыйбы булып тора ул. Энгель Нәвап улы кулыннан бәйрәм бүләк-күчтәнәчләре алгач, "Бу кадәр бүләкләрне кая куеп бетерермен", дип шаяртып та алды. Әйе, ил җитәкчелеге ветераннарны хаклы хөрмәтли. Җирлек башлыгы Җәүһәрия Зиннәтуллина Тәфкил абыйны Җиңү куне белән котлады, изге теләкләрен җиткерде. Иганәчеләр юллаган җылы юрган-бүләкне тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International