Югары Яхшый авыл җирлегендә ике Бөек Ватан сугышы ветераны яши

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Аларның берсе Гомәр Әхмәдуллин 1944 елда 18 яшендә яуга чакырыла. 1945 елны Ерак Көнчыгыш чигенә озаталар. Чита өлкәсеннән Монголиягә керәләр, шуннан Япония баскакларын тар-мар итәләр. 1952 елга кадәр хезмәт итә. “Японияне җиңгән өчен” һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Ватан сугышы ветераны Гомәр Әхмәдуллинны ихластан бәйрәм белән котлады, хәл әхвәлләрен белде. Югары Яхшый авыл җирлеге башлыгы Җәүһәрия Зиннәтуллина иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International