Актаныш районы җирлекләрендә ветераннарны хөрмәтләү дәвам итә. Яңа Әлем авыл җирлегендә яшәүче тыл хезмәтчәннәре район хакимияте әзерләгән күчтәнәч кабын һәм ил җитәкчеләренең котлау открыткаларын 5 май көнне җирлек башлыгы Дилбәр Әнвәрова кулыннан кабул итеп алды. Бөек Җиңү көне уңаеннан хөрмәтләнгән 14 ветеран арасында Сәлимә апа Фәсхиева да бар иде.
- Тыл хезмәтчәннәре турында онытмаулары куанычлы. Сугыш афәте безнең җилкәгә хезмәтнең авырын йөкләде. Түздек, мең шөкер. Инде киләчәктә илләр имин була күрсен, сугыш афәтләрен күрергә язмасын, - диде ул, бүләк-күчтәнәчләргә рәхмәт әйтеп.