Ит һәм маринадланган ит сайлау буенча файдалы киңәшләр

2020 елның 8 мае, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлеге хезмәткәрләре, май бәйрәмнәре якынлашу уңаеннан, сыйфатлы ит сатып алганда аны дөрес сайлау буенча берничә гади кагыйдә белән уртаклаша. Яхшы шашлыкның сыйфатлы иттән башланганы беркемгә дә сер түгел. Итне (башка азык-төлекне дә) тиешле булмаган урыннан, җитештерүчесе билгесез булган, тиешле документлары булмаган көе сатып алу киңәш ителми.

Азык-төлек продуктларын бары тик стационар сәүдә урыннарыннан гына сатып алырга кирәк. Товарның тиешле документларына игътибар итегез: сатучыда иткә товар накладное, барлык таләпләргә туры килгәнлеген раслаган декларациясе, ветеринария таныклыгы булырга тиеш. Суытылган ит сайлаганда аның тышкы күренешенә игътибар итегез. Итнең исе яхшы булырга тиеш. Иттән бераз гына булса да ят ис (тончыган, химия исе) килгәндә аны сатып алмагыз. Суытылган яхшы ит – коры, матур төсле була. Тотып караганда юеш, кулга ябышырга, кан агып торырга тиеш түгел. Итне сатып алыр алдыннан итне әйләндереп карагыз. Кайсыбер сатучылар итнең майларын, сеңерләрен эчкә яшереп калдыра. Итне зур кисәкле итеп сатып алу мәслихәт. Караңгы төсле ит – аның карт икәнлеген күрсәтә.

Кайсебер сатучылар сатып алучыга, суытылган ит, дип, туңдырып эретелгән ит тәкъдим итә. Аны ничек аерырга? Иткә бармак белән басып карагыз: ит тыгыз булырга тиеш. Туңдырып эретелгән ит кызыл ит согы бирә. Туңдырылган итне шашлык әзерләгәндә кулланырга була, әлбәттә. Ләкин ул тәм ягыннан икенче төрле булачак.

Кибеттән маринадланган шашлык сатып алганда аның тышкы кыяфәтенә карап кына сайлау дөрес түгел. Аның маркировкасын өйрәнегез. Анда, гомуми масса турындагы мәгълүматтан тыш, итнең сорты күрсәтелергә тиеш: югары яки беренче сортлы шашлыкка өстенлек бирергә киңәш ителә. Түбән сортлы продукциядә сеңерләр күп булачак. Составында консервантлар булуына игътибар итегез -  аны исемлек ахырында күрсәтәләр. Лимон кислотасы булса, әйбәтрәк, ашказаны өчен куркыныч түгел. Составында фосфатлар булырга тиеш түгел. Әзер шашлык бер атнадан да озаграк сакланырга тиеш түгел, димәк, җитештерү вакытына игътибар итәргә кирәк. Әгәр дә сез пластик чиләккә тутырылган шашлык сайлагансыз икән, аның капкачына игътибар итегез: ул кабарып торырга тиеш түгел. Чиләктәге сыеклык күләмен карагыз. Суытылган иттән ясалган шашлык маринадны үзенә сеңдерә, туңдырылган ит, серкә салганда, киресенчә, сыеклык бүлеп чыгара. Гомумән, заводта эшләнгән шашлыкка өстенлек бирү киңәш ителә. Хөрмәтле кулланучылар, әлеге гади киңәшләргә колак салсагыз, үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген саклап калачаксыз һәм бәйрәм кәефе дә күтәренке булачак.   

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International