Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты Дәүләт Думасына Россия товар җитештерүчеләренә ярдәм итүгә, шул исәптән оборона-сәнәгать комплексы оешмаларын диверсификацияләү мәсьәләләрен хәл итүгә һәм әлеге оешмаларның граждан билгеләнешендәге югары технологияле продукция җитештерүдә потенциалын алга таба файдалануга юнәлдерелгән закон проектлары пакетын беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Актанышта медицина юнәлешендә хезмәт куйган райондашларыбыз хөрмәтләнде.
.jpg)
Шулай да җирлекләрдә яшәгән авыл халкы ни өчен хәләл хезмәт җимешен Актаныш үзәгенә китереп сатырга мәҗбүр соң? Юкса бит, һәр җирлектә сөт җыючы шәхси эшмәкәрләр бар. Ай саен аларның сөткә ясаган хисабы район җитәкчелеге дәрәҗәсендә анализлана. Сөткә куелган уртача бәя билгеләнә.
.jpg)
Һәр балыкчының хыялы – барысын да шаккатырып, үзе кадәр балык тотудыр ул. Мәсәде авылында яшәүче Фәрит абый Минһаҗевнең мондый хыялы ел саен тормышка аша дисәк тә, ялгыш булмас. Быел да Агыйдел елгасыннан менә шундый зур җәен балыгы (сом) тоткан ул. Авырлыгы сиксән килограммнан арткан җәенне махсус кармак белән каптырган һәвәскәр балыкчы.
.jpg)
Сәламәтлек саклау системасында намуслы хезмәтләре өчен хирургия бүлеге шәфкать туташы Илназ Салихҗановага, ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры Филара Хөббетдиновага, үзәк хастаханәнең табиб-психиатры Роза Мөхәммәтовага, участок поликлиникасы шәфкать туташы Фәридә Зәйнетдиновага, акушерлык бүлеге акушеркасы Дифинә Дәүләтовага, физиотерапия кабинеты шәфкать туташы Тәнзилә Гыйлмановага, поликлиниканың наркология кабинеты шәфкать туташы Зүәйрә Галиевага ТР Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәте белдерелде.
.jpg)
2019 ел нәтиҗәләре буенча федераль бюджет тарафыннан 97,9 млрд.сум финансланган, шуның 23,8 млрд. сумы – «Сәнәгатьне үстерү һәм аның конкурентлылык сәләтен арттыру» дәүләт программасы, Сәнәгатьне үстерү фонды һәм «Газпром» ГАҖ инвестиция программасы программалары буенча.
Медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен каршы алган көннәрдә Актаныш районы үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Анжелика Эдуард кызы Хөсәеновага, сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәте белдерелде. Министр имзалаган дәүләт бүләген Анжелика Хөсәеновага Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов тапшырды. Анжелика Эдуард кызын ихлас күңелдән тәбрик итәбез!
.jpg)
2020 елның 1 июненә җир кишәрлекләре иң күп өлеше булган 10 төбәк исемлегендә Татарстан (93%) да бар.
Аеш авылына керә торган юл читендә үсеп утырган агач-куаклар проблемасы да халык тырышлыгы белән чишелеш тапкан.
.jpg)
Шушы көннәрдә Актаныш балалар сәнгать мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучылары белән саубуллашты. Сиринә Исламова җитәкләгән вокал төркемен быел тугыз укучы тәмамлады.
.jpg)