2 июльдән 4 июльгә кадәр Татарстанда «Татарстанда Кыр көне - 2020» кыр форматындагы иң зур күргәзмә узачак.
Бүген – 23 июнь көнне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, расланган график нигезендә, алдан кабул итүгә язылган гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте. Район башлыгына мөрәҗәгать итү нигездә торак шартларын яхшырту, җир һәм мөлкәт мәсьәләләре, су кертү буенча булды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы «Татарстан-2020» илкүләм проектлар конкурсына гаризалар кабул итү башлануы турында хәбәр итә.
Быел шәхси ярдәмче хуҗалыкларга традицион ярдәм күрсәтүнең барлык чаралары да сакланып калган. Бу максатларга 477,5 млн. сум акча каралган. Сыер һәм кәҗәләрне тотуга субсидияләрдән тыш, кече сөтчелек фермаларын төзү программасына да ихтыяҗ зур. Быел инде 17 муниципаль районнан 38,6 млн. сумга 130 гариза бирелгән. Бу юнәлештә Актаныш, Чирмешән, Буа, Түбән Кама һәм Әлки районнары актив эшли.
Хезмәткә яраксыз гражданнарны караган өчен хезмәткә яраклы эшләүче кеше хезмәте өчен компенсацион түләү рәсмиләштерә ала. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә
"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ
Актаныш районы басу-кырларында терлек азыгы әзерләү тулы куәттә дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 22 июньгә алынган мәгълүматлар буенча, районда барлыгы 4 100 тонна печән әзерләнгән, 68 500 тонна сенаж салынган. Тулаем алганда, районда 14 900 гектарда күпьеллык үлән чабылган.
.jpg)
Советлар Союзы Герое исеме 1944 елның 22 июлендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән бирелә һәм "Алтын Йолдыз" медале тапшырыла. Аны бүләкләү кәгазенә 43 нче Армия командующие, ике тапкыр Советлар Союзы Герое, армия генералы А.Белобородов кул куйган була.

Бу көннәрдә Актанышның үзәк базарында “җиләк туе” гөрли: халык егылып китеп бакча җиләге сата. Хәер, актанышлыларның җиләккә ихтыяҗы зур булгач, базар прилавкасында әллә ни озак тоткарланмый җәй нигъмәте. Иртәнге сәгать сигезгә кадәр өлгерсәң – өлгерәсең, өлгермәсәң – бигайбә.
.jpg)
Россия күләм акциягә бүген Актаныш та кушылды. Җиңү паркындагы мәңгелек ут каршында оештырылган чарада район башлыгы Энгель Фәттахов катнашты. Бер минут тынлыктан соң мәңгелек утка тере чәчәкләр салынды.
.jpg)