ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов иң яхшы әзерлекле ун комбайнчыга биш мең сум күләмендә акчалата премия тапшырды. Әлбәттә, әлеге дәрәҗәле бүләккә ия булырга теләүчеләр ун тапкырга күбрәк булып чыкты. Чөнки район хуҗалыкларыннан 90 комбайн 2020 нче ел уңышын кырлардан җыеп алачак. 

 

ФБДУ «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе»

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе соңгы араларда интернет челтәрендә пенсияләрне “Совет стажы”н исәпкә алып кабаттан исәпләү турында ялгыш мәгълумат таратылу хакында хәбәр итә

РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2020 елга планлаштырылган ремонт эшләре графигы нигезендә, Актаныш торак пункты филиалы объектында, аналог һәм цифрлы телерадиотапшырулар программаларын тапшыруны туктатып торып, 2020 елның 4 августында 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр планлы ремонт-профилактик эшләр башкарылачак.

Татарстанда  җәйге чорда тәүлегенә ике-өч кеше үз үлемен сулыклардан "таба". Аномаль кызу торган шушы көннәрдә генә дә республикада 38 кеше батып үлгән. Саннар сагайтып кына калмый, алар куркуга сала.

 

ТР Министрлар Кабинетының бу хактагы 14 июль карарында әйтелгәнчә, ут чыгу куркынычы белән бәйле, алдагы 21 көн эчендә урманнарга транспорт белән керү тыела.

Бүген Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы  Илгиз Рәшитов Актанышның икенче санлы мәктәбе укучылары белән очрашты. Очрашу барышында  Илгиз Айрат улы “Хәвефсез җәй”  дигән темага чыгыш ясап, балаларны җәйге чорда сак булырга чакырды.

Бүген хакимият бинасында Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә үткән киңәшмәдә конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүне оештыруда активлык күрсәткән райондашлар хөрмәтләнде.


15
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Быел Актаныш районы кыр батырларына комбайннар парадында ук саллы кызыксындыру чарасы әзерләгән булып чыкты. Гамәли һәм теоретик әзерлек буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәткән 10 комбайнчы бүген 5 000 мең күләмендә премиягә ия булды.

БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ: ААктанышта - комбайннар парады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International