ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Яңа Әлем авылында төзекләндерүдән соң балалар бакчасы ачылды. 1998 нче елда төзелгән бакчада әлегә кадәр капиталь төзекләндерү эшләре уздырылмаган.  Бакча мөдире Гүзәл Сәрвәрова, Актаныш районына җитәкче булып кабат Энгель Фәттахов кайткач, бакчаның авыр хәлдә булуын аңлата. Район башлыгы Энгель Нәвап улы Яңа Әлем бакчасын Татарстан Республикасында эшләүче “Капиталь төзекләндерү” программасына кертүгә ирешә. Алмаз Мортазинның “Стройком” төзелеш оешмасы кыска вакыт эчендә бакчаны яңарта. Иске бина димәссең, төсләре, бизәлеше бер дә заманча төзелгән бакчалардан аерылмый. Гомуми төзелеш эшләре 6 миллион сумнан артып китә.

Бүген Актаныш технология техникумы яңа уку елын башлап җибәрде. Районыбызда авыл хуҗалыгы тармагына кадрлар әзерләүче бердән-бер уку йорты студертларын район башлыгы Энгель Фәттахов, Дәүләт Думасы депутаты Альберт Хәбибуллин тәбрик итте.

Ниһаять, бүген мәктәпләрдә укучылар сагынып өлгергән кыңгырау чыңлады. Быелгы кыңгырау чыңы аеруча кадерле кебек тоелды  - биш ай эчендә укытучылар коллективы да, сыйныфташлар да, хәтта мәктәп диварлары да сагындырган.

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 2 сентябрендә төнлә һәм көндез урыны белән көчле җил көтелә, көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.  

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Актаныш гимназиясендә Белем бәйрәмендә узган уку елында югары уңышка ирешкән укучыларны бүләкләделәр.

Яңа Әлем балалар бакчасы,  капиталь төзекләндерелеп, Белем көнендә ачылды.


31
август, 2020 ел
дүшәмбе

Актаныш районында "Экстремизмга-юк!" айлыгы кысаларында үтәчәк чаралар планы:

30 август көнне Актаныш  үзенең  - 310,  районыбыз төзелүнең  90 еллыгын бәйрәм итте. Чара  Актанышка күпсанлы якташларны туплады.

Районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе  һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, “Нигез” җаваплыгы чикләнгән җәмгыятенең җитәкчесе Җәлилов Дамир Әмин улына “Актаныш районының мактаулы гражданины” дигән мактаулы исем бирелде.

13 райондашыбыз Татарстан Республикасының социаль - икьтисадый потенциалын ныгытуга, мәдәни - рухи мирасны саклап калуга һәм баетуга зур өлеш кертүләре, һөнәри  һәм иҗтимагый эшчәнлектә югары казанышларга ирешүләре өчен “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел” медале белән бүләкләнделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International