Ниһаять, бүген мәктәпләрдә укучылар сагынып өлгергән кыңгырау чыңлады. Быелгы кыңгырау чыңы аеруча кадерле кебек тоелды - биш ай эчендә укытучылар коллективы да, сыйныфташлар да, хәтта мәктәп диварлары да сагындырган.
Ел саен яңгыраган бәйрәм котлауларына исә яңа теләк өстәлгән. “Быелгы уку елын исән-имин булып, парта артларында каршы алдык, инде мәктәптә төгәлләргә дә язсын!” – бу сүзләр, чыннан да, бүгенге бәйрәм чараларында иң еш яңгыраганнары иде.
Актанышның икенче санлы мәктәбе дә Белем көнендә үз укучыларын кабул итте. Укучылар сафын быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән 90 беренче сыйныф укучысы тулыландырды. Актаныш районы җитәкчелеге исеменнән мәктәп коллективын 1 сентябрь белән тәбрик иткән район башлыгы урынбасары Рәйхан Галиҗанова билгеләп үткәнчә, әлеге белем йортына килгән беренчеләр бөтен районнан укырга керүче 324 баланың 27 процентын тәшкил итә. Шул рәвешле, икенче санлы мәктәптә дүрт беренче сыйныф формалаштырылган.
Бәйрәм тантанасында катнашучыларны мәктәп директоры Илшат Вахитов тәбрик итеп, укучыларга – укуда, педагогларга хезмәттә уңышлар теләде.
Җыр-моңга үрелгән белем бәйрәме ахырында укучыларны мәктәпкә дәшеп кыңгырау чыңлады – чәчәк бәйләмнәре күтәргән, яңа, үтүкләнгән мәктәп формалары кигән укучылар сыйныф бүлмәләренә агылды.