Иске Солтангол авылында яшәүче тыл ветераны Флүрә Сәрвәровага – 1 сентябрь көнне 90 яшь тулды! Юбиляр истәлекле юбилей көнендә Россия Президенты Владимир Путинның, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның котлавын кабул итте.
.jpg)
Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү көнендә «100% Татарстан» интеллектуаль эшлекле киңлек эшләтеп җибәрү булды.
Актанышта гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Тимер Фәрди улы Фәрдиев үзенең олуг юбилеен – 95 яшен каршы алды. Ватан сугышы ордены, күпсанлы медальләр иясе ул. Тимер Фәрди улының быелгы юбилее аеруча истәлекле: Сугыш ветеранына ТАССР төзелүгә - 100, Актанышыбызга – 310, Бөек Җиңүгә 75 ел тулган тоташ бәйрәмнәр елында 95 яшьлек юбилеен каршы алырга насыйп булган.
.jpg)
5 сентябрьдә Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Казан» агросәнәгать паркында Бакчачы көненә багышланган ярминкә узачак. Шәһәр халкы бакчачылар үстергән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала, төрле конкурсларда һәм мастер-классларда катнаша алалар.
"Безнең ишегалды" программасы кысаларында Актанышта 1 квартал төзекләндерүдән соң ачылды.
Актаныштагы юбилей чаралары кысаларында күпфунцияле үзәк ачылды.
Бүген Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов мәдәният өлкәсендә хезмәт куючылар белән очрашты.
.jpg)
Технологик техникум студентлары авыл хуҗалыгы тармагында эшләүнең нечкәлекләрен хәзердән үк төшенә. Җәйге каникул вакытында район хуҗалыкларында гамәли практиканы бик теләп узалар, бер үк вакытта әти-әниләренә, гаилә бюджетына саллы ярдәм күрсәтәләр. Чөнки хуҗалык җитәкчелеге яшьләрнең хезмәтен лаеклы бәяли, хезмәт хакы түли, акчалата премия белән бүләкли.
Район башлыгы Энгель Фәттахов 45 еллык тарихка ия техникум коллективын Белем бәйрәме белән котлады.
Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучыларын да Яңа уку елы белән тәбрик итте.