Технологик техникум студентлары авыл хуҗалыгы тармагында эшләүнең нечкәлекләрен хәзердән үк төшенә. Җәйге каникул вакытында район хуҗалыкларында гамәли практиканы бик теләп узалар, бер үк вакытта әти-әниләренә, гаилә бюджетына саллы ярдәм күрсәтәләр. Чөнки хуҗалык җитәкчелеге яшьләрнең хезмәтен лаеклы бәяли, хезмәт хакы түли, акчалата премия белән бүләкли. Районның “Таң” хуҗалыгында кыр эшләрендә катнашкан, терлекчелектә хезмәт куйган студентларны идарәче Ригел Миңнеханов техникумга килеп үзе котлады.
Белем бәйрәмендә барлык ата-аналар исеменнән, 1 курс студенты Айдарның әнисе Лилия Бәхтиева укытучы-остазларга, студентларга яңа уку елында уңышлар теләде.