Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов төзекләндерүдән соң Яңа Әлем балалар бакчасын ачуда катнашты (ВИДЕОРЕПОРТАЖ)

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Яңа Әлем авылында төзекләндерүдән соң балалар бакчасы ачылды. 1998 нче елда төзелгән бакчада әлегә кадәр капиталь төзекләндерү эшләре уздырылмаган.  Бакча мөдире Гүзәл Сәрвәрова, Актаныш районына җитәкче булып кабат Энгель Фәттахов кайткач, бакчаның авыр хәлдә булуын аңлата. Район башлыгы Энгель Нәвап улы Яңа Әлем бакчасын Татарстан Республикасында эшләүче “Капиталь төзекләндерү” программасына кертүгә ирешә. Алмаз Мортазинның “Стройком” төзелеш оешмасы кыска вакыт эчендә бакчаны яңарта. Иске бина димәссең, төсләре, бизәлеше бер дә заманча төзелгән бакчалардан аерылмый. Гомуми төзелеш эшләре 6 миллион сумнан артып китә.

Энгель Фәттахов, бакчаның матур, җылы, балаларга уңайлы булуыннан тыш, заманча белем һәм тәрбия бирергә тиешлеген әйтте. Педагоглар коллективы тупланган. Балаларны татар, рус телләре белән беррәттән инглиз теленә дә өйрәтәләр. Бакчаның яшь талантлары конкурс-бәйгеләрдә җиңүләр яулый.  

Яңартылган бакчаның ачылыш тантанасында район башлыгы Энгель Нәвап улы исеменә бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде. Балалар, өлкәннәр, ата-аналар үз авылларында кабат бакча эшли башлауга сөенә. Бүген биредә 75 бала тәрбияләнә. Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова, авылда төпләнүче яшьләр, яшь гаиләләр саны көннән-көн арта, диде. Шулай булгач, бакчага ихтыяҗ зур. Балалар бакчасын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Ык буе бермандатлы округтан "Бердәм Россия" сәяси партиясенең VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International