26 сентябрь көнне бөтен дөнья буйлап “Татарча диктант” дип исемләнгән белем бирү акциясе узды. Бишенче ел оештырылып килүче әлеге әһәмиятле чарага тукайлылар да кушылды.
Актанышта районкүләм өмә узды – фоторепортаж.
Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Азнакай районнарыннан килгән талантлар үз көчләрен җыр, бию, нәфис сүз юнәлешләре буенча сынады.
Зона турында җиңүчеләр 23 октябрь көнне Казанда икенче турда үз көчләрен сынаячак. Җиңүчеләр 25 октябрьдә "Пирамида" күңел ачу үзәгендә билгеле булачак.
Хөрмәтле Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре!
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан чын күңелдән әйтелгән җылы котлауларны кабул итеп алыгыз!
Кеше гомере балалар бакчасыннан башлана, ул монда яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашырга өйрәнә, төрле яклап үсә. Баланың нинди булып үсеп җитүе, күп вакыт сезнең белем, тәҗрибә, мәхәббәт һәм сабырлыктан тора.
Баланы балалар бакчасына биргәндә, ата-ана анда баласына рәхәт, уңайлы булуына ышанырга тиеш. Шуның өчен дә бакчаларда балаларны яратучы, алар белән уртак тел таба белүче, аларны кызысындырып, сәләтләрен ача һәм үстерә белүчеләр эшләргә тиеш.
25-26 сентябрь – Актанышта районкүләм агач утырту өмәсе.
Райондашларыбыз бердәм агач утырту акциясенә актив кушылды. Матур традициягә әйләнгән әлеге эшкә бүген актанышлылар да актив кушылды.
Бүген Актанышта “Бердәм агач утырту” акциясенең көзге этабы старт алды. Игелекле акция 25 октябрьгә кадәр дәвам итә. Салих Хөснияров урамындагы районкүләм чарада бүген Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов та чыршы агачлары утыртты. Энгель Нәвап улы башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габделхәев белән берлектә технологик техникум укучыларына өлге күрсәтте.
Актанышта “Бердәм агач утырту” акциясенең көзге этабы бердәм төстә старт алды. Игелекле акция 25 октябрьгә кадәр дәвам итә. Салих Хөснияров урамында узган районкүләм өмәдә Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов та катнашты. Энгель Нәвап улы башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габделхәев белән берлектә технологик техникум укучыларына өлге күрсәтеп, хисапчылыкка укучы яшьләр белән чыршы үсентеләре утыртты.
Илгизә - "Лачын" боз спорт мәктәбе кызлар хоккей командасы капитаны, һөҗүмче. Актанышның 2 нче мәктәбенең 11 нче сыйныфында укый. Һөнәри белем алып, спортчы булырга хыяллана. Бүген аңа Ренат абыйсы зур бүләк ясады, хыялын чынга ашырды - тимераяк бүләк итте.
28 сентябрьдә туган көнен каршы алучы кызга икеләтә сөенеч булды бүген!
Нияз Гафуров механизатор булып, 2007 елда “Актаныш” агрофирмасы оешкан көннән башлап эшли. Бирегә эшкә кергәненә беркайчан да үкенгәне юк. Югыйсә, каян килеп гап-гади авыл егете “Ягуар” кадәр “Ягуар”ны иярләр иде? 2015 елда агрофирмага немецларның иң данлыклы машина компаниясе чыгарган “Ягуар”-850 комбайнын сатып алалар һәм өр-яңа көенә Нияз кулына тапшыралар. Җәен-көзен сенаж салуны шушы комбайн белән ватылмый-чыгымчыламый башкарып чыга Нияз Гафуров. Бүген ышанычлы механизатор тагы да куәтлерәк “Ягуар”га утырды. 950 модель комбайнда Нияз Гафуров без- журналистларны да йөртте, кабина эче иркен, якты, шау-шу да юк, кыр корабы дисәң дә була моны, биектән карагач, басуның иге дә, чиге дә күренә.
Алтмышынчы елларда кукурузаны игү мәҗбүри итеп кертелгәч, ничекләр генә чиләнмәгәннәр безнең якларда. Махсус сызым буенча чәчү, арасындагы чүбен утау бер хәл, өлгереп җитә алмагач, яшел көенә силоска салганнар. Бүген кукуруз үстерә белмәгән хуҗалыклар санга сирәк калып бара. Әмма арада бик шәп үстерүчеләр бар. “Актаныш” агрофирмасының кукурузлары үзләре сары, үзләре гәүдәле- “Терлек өчен иң яхшы азык ул,”-дип мактый кукурузларын агрофирманың җитәкчесе Рамил Фидус улы Вәлиев:
- Кукуруза үстерә башлауны авыл хуҗалыгына Хрущев алып килә, аның идеясе бик яхшы булган дип уйлыйм. Кукуруза җәй буена кояш энергиясен җыеп үсә, шушы энергия азык булып, терлекләргә ашатыла. Хуҗалыкның акча кеременең яртысын кукуруза аша алабыз.
.png)