Алтмышынчы елларда кукурузаны игү мәҗбүри итеп кертелгәч, ничекләр генә чиләнмәгәннәр безнең якларда. Махсус сызым буенча чәчү, арасындагы чүбен утау бер хәл, өлгереп җитә алмагач, яшел көенә силоска салганнар. Бүген кукуруз үстерә белмәгән хуҗалыклар санга сирәк калып бара. Әмма арада бик шәп үстерүчеләр бар. “Актаныш” агрофирмасының кукурузлары үзләре сары, үзләре гәүдәле.
.png)
“Терлек өчен иң яхшы азык ул,”-дип мактый кукурузларын агрофирманың җитәкчесе Рамил Фидус улы Вәлиев:
- Кукуруза үстерә башлауны авыл хуҗалыгына Хрущев алып килә, аның идеясе бик яхшы булган дип уйлыйм. Кукуруза җәй буена кояш энергиясен җыеп үсә, шушы энергия азык булып, терлекләргә ашатыла. Хуҗалыкның акча кеременең яртысын кукуруза аша алабыз.
“Актаныш” агрофирмасының терлекләрен ашатуның нигезен кукуруза продукциясе тәшкил итә, сөтчелектәге уңышлары шушы сыйфатлы азыкка бәйле дә инде, районда сөтчелек күрсәткечләре буенча агрофирма беренчеләр рәтендә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев агрофирманың кукуруза игә торган техника-агрегатлар компанияләре, сортлар җитештерүче үзәкләр белән тыгыз элемтәсе мактауга лаек ди.
- “Актаныш” агрофирмасының Тыңламас басуында “CLAAS” машина-техника һәм “Сингента” орлыкчылык компанияләре берләшеп тәҗрибә уртаклашу семинарын уздырды. Агрофирма кукуруза үстерүнең технологиясен төбенә төшеп өйрәнә, шушы компанияләр белән тыгыз хезмәттәшлек итәләр. 5 майда кукурузаны чәчтеләр, 4 ай үсешен хуҗалык җитәкчеләренә семинарларда күрсәттек. Тиешле тирәнлектә чәчеп, барлык таләпләрне төгәл үтәп үстергәч, уңышы искиткеч. Культура тигез тишелде, басулар чүп үләннәреннән, корткыч-бөҗәкләрдән вакытында агулы матдәләр белән эшкәртелде. Кукурузны тәрбияләмичә, керем кертмичә, яхшы уңыш алып булмый. Бүгенге семинарда шуны күрсәтәсебез, аңлатасыбыз килде.
Кукуруза белән агрофирмада ун ел ныклап шөгыльләнәләр, быелгысы иң уңышлы ел. Барлык бүлекчәләрендә дә силос саклана торган базлар эшләнгән. Басудан яңа гына туралган силосны базга салып, тиешле тыгызлыкта таптаталар, консервантлар белән саклауга куялар. Бу атнада кукурузаны силоска салу тәмамланачак.Аннан чәкәнен генә җыеп, бөртеген изеп, терлек азыгы әзерләргә исәплиләр.
Орлыкны гына сатып алырга туры килә. Чөнки безнең табигать шартларында өлгерүче гибрид орлыкның алдагы елга нәсел калдыру үзлеге булмый икән. “Бәясе кыйммәт булса да, үз-үзен аклый”,- диде Рамил Фидус улы әңгәмә ахырында.