Бүген Актанышта “Бердәм агач утырту” акциясенең көзге этабы старт алды. Игелекле акция 25 октябрьгә кадәр дәвам итә. Салих Хөснияров урамындагы районкүләм чарада бүген Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов та чыршы агачлары утыртты. Энгель Нәвап улы башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габделхәев белән берлектә технологик техникум укучыларына өлге күрсәтте.