Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттаховның Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне уңаеннан котлау сүзе

2020 елның 27 сентябре, якшәмбе

Хөрмәтле Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре!

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан чын күңелдән әйтелгән җылы котлауларны кабул итеп алыгыз!

   Кеше гомере балалар бакчасыннан башлана, ул монда яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашырга өйрәнә, төрле яклап үсә. Баланың нинди булып үсеп җитүе, күп вакыт сезнең белем, тәҗрибә, мәхәббәт һәм сабырлыктан тора.

Баланы балалар бакчасына биргәндә, ата-ана анда баласына рәхәт, уңайлы булуына ышанырга тиеш. Шуның өчен дә бакчаларда балаларны яратучы, алар белән уртак тел таба белүче, аларны кызысындырып, сәләтләрен ача һәм үстерә белүчеләр эшләргә тиеш.

Районыбызда балалар бакчаларында көн саен безнең балаларга мәхәббәт бирүче, алар турында кайгыртучы 141 тәрбияче һәм 454 хезмәт күрсәтүче эшли.

Сезгә һөнәри осталыгыз, рухи юмартлыгыз һәм сайлаган хезмәтегезгә тугры булуыгыз өчен рәхмәт белдерәм.

Сезгә һәрвакыт уңыш юлдаш булсын, ә иҗади идеяләрегез тормышка ашсын!

Ныклы сәламәтлек, бәхет, күңел күтәренкелеге һәм һәр башлангычларыгызда уңышлар телим!

Энгель Фәттахов, Актаныш муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International