Актанышта “Бердәм агач утырту” акциясенең көзге этабы бердәм төстә старт алды. Игелекле акция 25 октябрьгә кадәр дәвам итә. Салих Хөснияров урамында узган районкүләм өмәдә Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов та катнашты. Энгель Нәвап улы башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габделхәев белән берлектә технологик техникум укучыларына өлге күрсәтеп, хисапчылыкка укучы яшьләр белән чыршы үсентеләре утыртты.
Салих Хөснияров урамына яз көне ылыслы агачлар утыртылган иде. Бик матур үсеп киткәннәре арасында тамыр ныгыта алмаганнары да булды. Бүген технологик техникум укучылары корыганнары урынына яшь үсентеләр утыртты. Урамның уң ягында тау өсте дә яшелләндерелде
“Агач утырту көне” акциясе район үзәгендә һәм авылларда агач утырту өмәләре ай дәвамында барачак. Район үзәген чыршылар иленә әйләнеп бара дияргә мөмкин. Соңгы елларда Актаныш авылында 5450 төп чыршы, 1835 төп нарат утыртылган. РТС бистәсенә чыга торган дамбаның зират арты, Гамил Авзал, Төзүчеләр урамнары, 57 бистәгә чыга торган Салих Хөснияров урамындагы күпернең тирә-ягын ылыслы агачлар бизи. Зәңгәр чыршы, пихта агачлары Тынычлык урамында матур гына үсеп килә. Баян Дәүләтов урамына салынган җәяүлеләр юлыннан атлаганда юкәләр озатып калачак. Актанышта утыртылган барлык агач үсентеләре әллә кайда түгел, Актаныш районының Югары Богады питомнигында үстерелгән.