Нияз Гафуров механизатор булып, 2007 елда “Актаныш” агрофирмасы оешкан көннән башлап эшли. Бирегә эшкә кергәненә беркайчан да үкенгәне юк. Югыйсә, каян килеп гап-гади авыл егете “Ягуар” кадәр “Ягуар”ны иярләр иде? 2015 елда агрофирмага немецларның иң данлыклы машина компаниясе чыгарган “Ягуар”-850 комбайнын сатып алалар һәм өр-яңа көенә Нияз кулына тапшыралар. Җәен-көзен сенаж салуны шушы комбайн белән ватылмый-чыгымчыламый башкарып чыга Нияз Гафуров. Бүген ышанычлы механизатор тагы да куәтлерәк “Ягуар”га утырды. 950 модель комбайнда Нияз Гафуров без- журналистларны да йөртте, кабина эче иркен, якты, шау-шу да юк, кыр корабы дисәң дә була моны, биектән карагач, басуның иге дә, чиге дә күренә.
- Комбайн тулысынча компьютерлаштырылган. Россиядә генә түгел, мондый машина дөньяда юктыр. Кукурузаның сабаклары тиешле озынлыкта-мәсәлән, 2,6 см озынлыкта кисү өчен программалаштырылган,- дип, комбайнның үзенчәлекләре белән таныштыра Нияз.
“Ягуар”ның җитезлегенә күз иярми, үсеп утырган культураны кисеп-турап, ваклап, өч минут эчендә бер арба сенаж итеп ясый. Компьютер экранында КамАЗ машинасының арбасы масса белән ничек тулуына кадәр күренә. Шуңа күрә туралган кукурузаны базга ташу өчен алты йөк машинасы куелган, алар берсен-берсе алыштырып кына торалар.
“Ягуар”-950 комбайнын тәкъдир итүдә авыл хуҗалыгы техникалары белән тәэмин итә торган CLAAS компаниясе вәкилләре дә катнашты. Инженер-механиклар республиканың, шулай ук районның авыл хуҗалыгы берләшмәләреннән килгән коллегаларына комбайнның эш принципларын аңлатты.