Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге икенче халыкара фестивальнең зона туры узды

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Азнакай районнарыннан килгән талантлар  үз көчләрен җыр, бию, нәфис сүз юнәлешләре буенча сынады.

Зона турында җиңүчеләр 23 октябрь көнне Казанда икенче турда үз көчләрен сынаячак. Җиңүчеләр  25 октябрьдә "Пирамида" күңел ачу үзәгендә билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International