12 сентябрьдән Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза башлады. Алар Яңа елга кадәр һәр атна саен оештырыла.
Актаныш районы хуҗалыклары, КФХлар, авыл җирлекләре дә алдан билгеләнгән график нигезендә көзге ярминкәләрдә сату итә.
10 октябрь көнне яшь комбайнчылар арасында “Хезмәт кешесенә дан" дигән уникенче республика конкурсына йомгак ясалып, җиңүчеләр билгеләнде. Конкурсны оештыручылар - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм “Татарстан” ДТРК.

Мәхтүм Мөхәммәтҗан улы 1930 елның 10 октябрендә Усы авылында туган. Чыннан да авылның иң хөрмәтле аксакалы ул. Гомер буе Иске Айман совхозында шофер, автомеханик булып хезмәт куйган. Ул эшләгән елларда совхозда аның кул астында иллеләп машина исәпләнгән.
.jpg)
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Сезне район башлыгы, район Советы, район башкарма комитеты исеменнән һөнәри бәйрәмебез – Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән котлыйм!
Чын мәгънәсендә спорт бәйрәмендә әверелгән чара ахырында җиңүчеләр билгеләнеп, алар медаль һәм грамоталар белән бүләкләнде.
.jpg)
Бүген Актанышта Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында “Татарстан кроссы-2020” җиңел атлетика ярышы үткәрелде. Анда йөзләгән спортчы һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучы актанышлылар җыелган иде. Алар 15 төркемдә ярышты. Моннан тыш, VIP-узыш та үткәрелде.
.jpg)
2020 елның 9 ноябреннән 13 ноябренә кадәр ваклап сату өлкәсендә иң эре тармак чарасы - Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Россия ритейл базары экспертлары ассоциациясе тарафыннан оештырылган "Ритейл атнасы" Халыкара бизнес форумы узачак.
2020 елда форум беренче тапкыр онлайн форматта узачак. Global Retail Week цифрлы платформасы базасында катнашуның һәм нетворкингның яңа форматлары, очрашулар үткәрү, бизнесны алга этәрү, цифрлы стенд тәкъдим ителәчәк.
Эшлекле программа формалаштырыла һәм ул www.retailweek.ru рәсми сайтында бастырылачак. Форум чараларын онлайн трансляцияләүдә карау өчен сайтта теркәлү узарга кирәк.
Фәнни-техник өлкәдә кече предприятиеләрне үстерүгә ярдәм итү фонды «Коммерциализация» программасы буенча заявкалар кабул итә.
Быел хөрмәткә лаек райондашыбыз Рәис Хөсәенов гомеренең туксанынчы көзенә аяк баса. Кай арада үтелгән бу гомер дия ул бүген, еллар артында калган яшьлеген исәпләп. Беләктә – көч, йөрәктә дәрт ташып торганда, тормыш сәгатенең текелдәвен тыңлап утырырга вакыты булган мени ул чор кешесенең? Көнне төнгә ялгаган хезмәт белән сизелмәгәндер дә инде ул гомернең агышлары...
.jpg)
9 октябрь көнне Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният йортында оешмалары булмаган өлкәннәр өчен концерт программасы тәкъдим ителде.
.jpg)