Бүген Актанышта Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында “Татарстан кроссы-2020” җиңел атлетика ярышы үткәрелде. Анда йөзләгән спортчы һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучы актанышлылар җыелган иде. Алар 15 төркемдә ярышты. Моннан тыш, VIP-узыш та үткәрелде.
- Барыгызны да әлеге спорт бәйрәме белән котлыйм. Физкультура һәм спорт – сәламәт яшәү рәвеше, яхшы кәеф һәм күңел күтәренкелегенең нигезе. Бүген ярышлар имгәнүләрдән башка узсын, уңышлар сезгә, - дип, районның башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габдулхаев чара башында барлык катнашучыларга уңышлар теләде.