ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Башкортстан Республикасында яшәүче милләттәшләребез делегегациясе Актаныштагы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат эшчәнлеге белән танышты.

МИЛЛӘТНЕ ЧИТТӘН КИЛЕП ҮСТЕРМӘСЛӘР: Башкортстан татарлары "Агыйдел" ансамбле белән танышты.

Башкортстанның 17 район вәкилләре Актаныш районында тәҗрибә уртаклашты.

Бүген Башкортстан Республикасы делегациясе  вәкилләре Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта булып, аның эшчәнлеге белән таныштылар.

Бүген Башкортстан республикасыннан килгән кунаклар “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасына аяк басканда, зур соклану белән нәкъ шушы сүзләрне кабатлады.

Бүген, 14 декабрь көнне, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев  Актаныш районында Башкортстан Республикасы делегациясе белән очрашты.

Шигърият дөньясы - гаҗәеп һәм тылсымлы. "ШАЯН ТВ" балалар телеканалы зур күләмле #ЯратканШигырь флешмобын башлап җибәрде. Бу проект яраткан шигырьләр аша туган телнең матурлыгын һәм байлыгын күрсәтергә мөмкинлек бирә. Иң яхшы эшләрнең авторлары телеканал эфирында күрсәтеләчәк. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов анда беренчеләрдән катнашып өлге күрсәтте. Бүген #ЯратканШигырь флешмобы кысаларында Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов үзенең яраткан шигырләренең берсен- Һади Такташның "Нәни разбойник" шигырен сөйләде. Хөрмәтле райондашлар, тыңлагыз һәм #яратканшигырь флешмобында катнашыгыз!

Киләсе ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булачак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр иткән иде. Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Әнгам Атнабаевның "Туган җирем" шигырен сөйләп,  Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирде.

Шушы көннәрдә Илназ Мәгъданов җитәкләгән приютта да этләрне стерильләштерә башлаганнар. 11 ана эт әлеге процедураны уңышлы гына үткән. Приютның шушы чыгымлы эшкә алыну нигезендә дә сукбай эт-көчекләрнең санын арттырмау ята. Стерильләштерү процедурасын Илназ Мәгъдановның Яр Чаллы шәһәрендәге дусты – ветеринар башкара.

Бүген Актанышта боз кисү эшләре тулы куәттә бара. Быел да үзәккә боз блоклары Иске Иделдән кайтарылачак. Әлеге хезмәткә Актаныш икмәк кабул итү предриятиесе, Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү һәм районның газ оешмалары җәлеп ителгән. Оешма-предприятие хезмәткәрләре бензин пычкысы белән кискән боз блокларын “Актаныш юллары”, ИТК, ПМК кебек оешмалар алдан билгеләнгән мәйданнарга ташый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International