ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2021 ел
чәршәмбе

 Түбән Карач авылында сугышка китеп вафат булган 28 солдат-яугир истәлегенә 28 төп чыршы үсентесе утыртылды. Өмәдә катнашкан мәдәният хезмәткәрләренә, Яңа Кормаш авылыннан Шәехов Дамир, Корбанов Ирек, Гыйльметдинов Әбелфатихка үз изгелекләре меңе белән әйләнеп кайтсын.

Актаныш районы җирлекләрендә, Бөек Җиңү көне уңаеннан,  ветераннарны хөрмәтләү дәвам итә. Яңа Әлем авыл җирлегендә яшәүче 13 тыл ветераны (икесе Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган  хатыннары)  район хакимияте әзерләгән күчтәнәч капларын һәм ил җитәкчеләренең котлау открыткаларын җирлек башлыгы Дилбәр Әнвәрова кулыннан кабул итеп алды.

Актанышның икенче санлы мәктәбендә белем алучы Зилә Әбүдәрова – тырышлыгы, үҗәтлеге нәтиҗәсендә тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча үткән олимпиаданың Бөтенроссия этабында катнашу хокукы алган укучы. Катнашу үзе бер куаныч булса, әлеге олимпиададан “призер” титулы белән кайту әйтеп бетергесез зур горурлык аның өчен. Хәер, бөтен Актаныш районы өчен дәрәҗә бу, олимпиада хәрәкәтендә чарлана барган укучылар өчен үрнәк алырлык өлге дә, макталырлык нәтиҗә дә әлеге күрсәткеч.

1967 елда һәм аннан соң туган гражданнарның2002 елдан 2013 елга кадәр, дәүләт ярдәменнән файдалану программасында катнашучылар һәм ана (гаилә) капиталы акчасын пенсияләренең тупланма өлешен арттыруга юнәлдерүчеләрнең пенсия тупланмалары формалаша.  Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә

Майда булачак ял һәм  бәйрәм көннәрен исәпкә алып, бу айда пенсия түләү һәм китерү тәртибенәүзгәрешләр кертелә. Бу хатка Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасының бүлекчәсе хәбәр итә

Хөрмәтле райондашлар! Сезне  «Үлемсез полк» виртуаль йөрешендә катнашырга чакырабыз. Теркәлү 2021 елның 7 маена кадәр дәвам итәчәк.

2021 елның 9 маенда 15.00 сәгатьтә җирле вакыт буенча Россиянең барлык төбәкләрендә «Үлемсез полк» онлайн-йөреше узачак. Ветераннарның фотосурәтләре трансляциягә кертелсен һәм виртуаль йөрештә катнашсын өчен, 2021 елның 7 маена кадәр «Үлемсез полк» проекты сайтында гариза бирергә кирәк. Проектта шулай ук Одноклассники һәм ВКонтакте социаль челтәрләрендә «Хәтер банкы» ресурсы һәм «Үлемсез полк» мини-кушымталары аша да катнашырга мөмкин – алар әлеге социаль челтәрләрнең кушымталары бүлегендә дә ачык.

Ел саен үткәрелә торган «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясе быел да актив төстә старт алды, аны «Буыннар хәтере» хәйрия фонды оештыра. 22 июньгә кадәр сез дә акциядә катнаша һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итә аласыз. Моның өчен  партнер-кибетләрдә, интернет-ресурсларда, шулай ук волонтерлардан «Кызыл канәфер» кәгазь яки металл значок сатып алу кирәк. Җыелган акчалар Бөек Ватан сугышы ветераннарына медицина ярдәме күрсәтүгә тотылачак.


4
май, 2021 ел
сишәмбе

Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:

Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

06 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр. 2021 елның 5 маенда. 2021 елның 5 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны-урыны белән көчле көньяк-көнбатыштан көчле җил 15-18 м/с тизлектә көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра. 

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, аның урынбасары Илдус Габдрахманов Актаныш  районына эш сәфәре белән килде. Сәфәрнең төп максаты – язгы кыр  эшләренең барышы һәм республика кырларындагы оператив вәзгыять белән танышу. Эш сәфәре барышында аларны Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев һәм башка җаваплы затлар озатып йөрделәр.

Эш сәфәрен, иң элек, Марат Азат улы тарихи истәлекле урын - Татарстанның Беренче Президенты,  Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевкә куелган бюст, “Бабайда кунакта” паркы, Шәрип Шәймиев исемендәге музей-йорт белән танышудан башлады. Җиңү бәйрәме алдыннан Актанышка кылынган эш сәфәре тарихи әһәмияткә дә ия иде.


3
май, 2021 ел
дүшәмбе

 

Татарстан Республикасы Актаныш районының Иске Байсар авыл җирлеге территориясендә бүген «Джип Спринт 116» внедорожникларының язгы ярышлары уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International