Бүген, нәкъ 80 ел элек Бөек Ватан сугышы башланган көн. Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта бик күп райондашларыбыз башын салган.
Бүген Актаныш районында 70 нче бала теркәлде. Илъяр Вәлиев - әтисе Ильназ һәм әнисе Иринаның өченче уллары. ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлфинә Мөхәмәдиева бәхетле гаиләне котлап, баланың иң тәүге документы - туу турында документны тапшырды.
Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Искиткеч бу көндә хөрмәтемне һәм үзләрен бу игелекле эшкә багышлаучыларга рәхмәтләремне җиткерәсем килә.
Бүген Актаныш районының Мари-Суксы авылында мари халкының Семык республика бәйрәме узды. Бәйрәмдә республиканың 12 муниципаль берәмлегеннән уннан артык мари фольклор һәм вокаль коллективлары катнашты: Әгерҗе, Арча, Актаныш, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск, Мөслим, Алабуга районнары һәм Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән.
Тиздән “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат” алдагы уку елында бар уңайлыклары да булган яңа бинага күчәчәк. Яңа мәктәпнең нинди булачагын фотолардан карап хозурлана аласыз. Әле биредә бөтенесе дә бирелмәгән. Киләчәктә биредә медиасыйныфлар, IT юнәлештә югары дәрәҗәдә белем бирерлек, заманча җиһазландырылган, бар уңайлыклары да булган сыйныф бүлмәләре булачак.
2021 елның 29 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак. Кабул итү вакыты-9: 00 дән 12:00 гә кадәр.
Сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм районның иң көчле шашкачыларын ачыклау максатыннан 18 июнь көнне Балалар иҗат үзәгендә рус шашкалары буенча Актаныш районы беренчелеге узачак.
Прививкага ничек әзерләнергә?
Вакцинациягә кадәр бер көн кала спиртлы эчемлекләрдән баш тартырга кирәк, прививка көнендә мунчага, бассейннарга һәм сауналарга баруны чикләргә, берничә көнгә интенсив күнегүләрне кичектерергә кирәк. Шулай ук бу чорда кешеләр күп җыелган урыннарда йөрергә киңәш ителми.