Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Семык- 2021 кунакларын мари телендә сәламләде

2021 елның 19 июне, шимбә

Мари халкының Семык бәйрәменең төп идеясе-үлгән туганнарын искә алу һәм хуҗалык эшләрендә һәм көнкүрешләрендә уңышларга фатиха бирү.

Хәзерге вакытта Семык-мариларның җәй җитүен билгеләп үтә торган әһәмиятле бәйрәмнәренең берсе.

2009 елда Татарстан Республикасында Семык республика бәйрәме статусын алды: 1 нче республика Семыгы Мөслим районының Мари-Бүләр авылында, 2018 елның 21-2 июнендә Кукмара районының Починок Кучук авылында узды.

Бүгенге бәйрәмдә кунакларны мари һәм татар авылларының көнкүреше һәм мәдәнияте, милли аш-су белән таныштырдылар. Шулай ук милли уеннар, интерактив остаханәләр һәм ярминкә дә эшләде. Барлык теләүчеләр дә үз көчләрен милли уеннарда, спорт ярышларында һәм «Мари патыр» милли көрәшендә сынап карый алдылар.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов сәламләү сүзендә, мари телендә барлык кунакларны һәм район халкын бәйрәм белән котлады: «Сай улыда́! По́ро ке́че! Се́мык пайре́м де́не чыла́дамат шо́кшын  саламле́м. Таза́, пиала́н ли́йза! Кадерле якташлар һәм районыбыз кунаклары! Сезне бәйрәм белән котлыйм! Бу елның Семыгы барлык төбәкләрдә яшәүче мариларның дуслыгын тагын да ныгытсын! Мин ышанам: киләчәктә дә без элеккеге кебек җылы дустанә шартларда яшәячәкбез, чөнки без тарихи яктан бер-беребез белән мәңгегә бәйләнгән. Семык-2021 Актаныш Җирендә сезнең йөрәкләрегездә озак саклансын",-диде ул һәм киләчәктә Мари-Суксуы авылында мари милли мәдәни үзәге төзелеше планлаштырылуы нияте белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International