Хакимият бинасында узган әлеге чарада мәктәп укучылары, студентлар, яшь һөнәр ияләре, район хакименең урынбасарлары, бүлек һәм оешма җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәдә яшьләр сәясәте һәм әлеге өлкәдә бүгенге көндә башкарылган эшләр турында Актаныш районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесенең урынбасары Назил Латыпов таныштырды.
Бүген Актанышта иң тантаналы, истәлекле, шатлыклы, шул ук вакытта бераз ямансу да булган чыгарылыш кичәсе узды. 11 сыйныфны тәмамлаган 100 артык укучыбыз Сабантуй мәйданына җыелып мәктәп еллары белән хушлашты. Уку алдынгылары, спорт, мәдәният өлкәсендә уңышларга ирешкән, актив яшьләр бүләкләнде.
ЮХИДИ үз сайтында яңа интерактив бүлек эшли башлады, анда автомат режимда эшләүче, Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәү өчен фото - һәм кино төшерү, видеоязмалар функцияләре булган махсус техник чаралар урнаштыру урыннары турында мәгълүмат тәкъдим ителде.
Сайтның яңа сервисы 2019 елның 26 июнендә Дәүләт Советы утырышыннан соң оештырылды, анда автомобиль юллары челтәрен үстерү һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алышынды.
2021 елда каты коммуналь калдыкларны чыгару графигы
Коррупция җәмгыятьтә бер сәгать эчендә генә барлыкка килми. Коррупциянең асылы аның белән тирән бәйләнгән социаль күренешләрдә чагыла. Коррупциянең асылы Бөек Инглиз философы Бекон Френсисның (1561 – 1626) сүзләрендә чагыла, аның цитатасы: «Үз байлыкларына барысын да сатып алырга уйлап, күпләр, барыннан да элек, үзләрен сата».
Бүген район хакимиятенең утырышлар залында оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләре, авыл башлыклары катнашында узган чираттагы атналык киңәшмәдә Россия Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы Альберт Хәбибуллин да катнашты.
Хөрмәтле гражданнар!
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәмохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 24 июнендә көндез һәм кич урыны белән урыны белән яшен һәм боз явуы көтелә.Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, урыны белән секундына 23 метрга кадәр көчле җил.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бушулайукҗәмәгать транспорты тукталышларына, төзелепбетмәгәнбиналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юлбилгеләреннән, электрлинияләреннәнерагракторыргакирәк.
4. Зурагачларянындабулырга, шулайукаларянында автотранспорт куяргаярамый-җилөзгәнботакларзуркуркынычтудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелепкилүче яки ремонтланаторганбиналарянындамондыйкуркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Яшен вакытында:
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Бүген, район архив бүлегендә “Фронттан килгән хатларны укыйбыз” акцияcенә старт бирелде. Катнашучылар яу кырыннан килгән дистәләгән хатларны укыдылар, сугыш чоры документлар белән таныштылар.