Бүген район хакимиятенең утырышлар залында оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләре, авыл башлыклары катнашында узган чираттагы атналык киңәшмәдә Россия Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы Альберт Хәбибуллин да катнашты..jpg)
Алар шулай ук шәхси сораулар белән мөрәҗәгать иткән халыкны кабул иттеләр. Эшлекле сәфәр барышында, район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә, төзелеп килгән яңа мәктәптә булдылар. Шулай ук үзәк хастаханәнең эшчәнлеге, вакцинация мәсъәләләре һәм биредә барган төзекләндерү эшләре белән таныштылар.