Бүген, район архив бүлегендә “Фронттан килгән хатларны укыйбыз” акцияcенә старт бирелде. Катнашучылар яу кырыннан килгән дистәләгән хатларны укыдылар, сугыш чоры документлар белән таныштылар.

Архив бүлеге җитәкчесе Айгөл Галимҗанова гаиләләрдә сакланган хатлар булса, китерүләрен сорап райондашларга мөрәҗәгать итте. Биредә һәрдаим укучылар белән кызыклы очрашулар уза. “Әлеге тарихи ядъкәрләр биредә сакланып килсә, яшь буынга да тәрбия бирүдә яхшы нигез булыр иде, - дип искәртте ул.