Бүген Актанышта иң тантаналы, истәлекле, шатлыклы, шул ук вакытта бераз ямансу да булган чыгарылыш кичәсе узды. 11 сыйныфны тәмамлаган 100 артык укучыбыз Сабантуй мәйданына җыелып мәктәп еллары белән хушлашты. Уку алдынгылары, спорт, мәдәният өлкәсендә уңышларга ирешкән, актив яшьләр бүләкләнде.