Район башлыгы Энгель Фәттахов яшьләр белән түгәрәк өстәл артында очрашты

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Хакимият бинасында узган әлеге чарада мәктәп укучылары, студентлар, яшь һөнәр ияләре, район хакименең урынбасарлары, бүлек һәм оешма җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәдә яшьләр сәясәте һәм әлеге өлкәдә бүгенге көндә башкарылган эшләр турында Актаныш районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесенең урынбасары Назил Латыпов таныштырды.

Әлбәттә, бүгенге көндә яшьләрне борчыган төп мәсъәлә – ул эшкә урнашу. Бу мәсъәләгә ачыклыкны “Актаныш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге” җитәкчесе Назыйф Салихов ачыклык кертте. "Игелек үзәге" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге"  җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова социаль контракт нигезендә дәүләт тарафыннан нигезләнгән социаль ярдәмнәр хакында таныштырды. Аның төп юнәлешләре булып эшкә урнашу, эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару, үзмәшгульлекне булдыру, шәхси ярдәмче хуҗалык оештыру, авыр тормыш хәленнән чыгу (янгын, гадәттән тыш хәлләр һәм башкалар) тора. Үз эшен ачарга җыенучы беркайда да эшләмәүче, аз тәэмин ителгәннәр исә шәхси эшмәкәрлек яисә үзмәшгульлек юнәлеше буенча гариза яза ала. Социаль яклау бүлегенә документлар тапшырганчы, шәхси эшмәкәр яисә үзмәшгуль булып теркәлергә ашыкмаска кирәк. Бү юнәлештә үз эшеңне башлап җибәрү өчен, бер тапкыр 75 мең сум акча түләнә. Авыл җирлегенә якын килгәндә, шәхси ярдәмче хуҗалык булдыру, терлекләр (сыердан тыш), кош-корт алу, теплица хуҗалыгын үстерү өчен дә бер тапкыр 75 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме бирелә.

Болар барысы да үз эшеңне башлап җибәрергә яхшы нигез. Районда әлеге мөмкинлек белән 20 артык кеше файдаланды.

Алар белән якыннан Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының Актаныш районындагы төбәк вәкиле Алмаз Нурлыев таныштырды.

Торак мәсъәләсе дә көнүзәк мәсъәләләрнең берсе булып тора. Башкарма комитетының Инфраструктур үсеш бүлеге башлыгы урынбасары – торак бүлекчәсе җитәкчесе Сирина Шәехова әлеге сорауга тулы җавап биреп, бу өлкәдәге мөмкинлекләр һәм эшләп килгән программалар белән таныштырды.

Яшьләр тарафыннан тәкъдим һәм сораулар да шактый булды. Җәйге яллар чорында чаралар, су керү урыны булдыру һәм хәтта газлаштыру мәсъәләләре  буенча да сораулар яңгырады.

27 июнь – Яшьләр көнендә “Актаныш басмалары”нда ачык һавада күңелле бәйрәм чарасы узачак. Район башлыгы Э.Фәттахов, җәйге чорда биредә атнага өч тапкыр дискотекалар үткәрү, ачык һавада нәфис фильмнар күрсәтү һәм башка күңелле чаралар уздырылачагын искәртте. Ә су керү урыннарына килгәндә, дөрестән дә, Актанышта рөхсәт ителгән бер генә су керү урыны юк. Узган ел Иске Идел буенда тиздән ясалачак ял урыны, пляж буенча сөйләшүләр барды. Якын киләчәктә бу проектлар да чынга ашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International