Җиңү паркында Хәтер көне узды

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Бүген, нәкъ 80 ел элек Бөек Ватан сугышы башланган көн. Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта бик күп райондашларыбыз башын салган.

Хәтер көне уңаеннан бүген районыбызның Җиңү паркында сугышта һаләк булганнарны искә алу чарасы узды. Алар хөрмәтенә дога кылынды, билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды.

Районыбызда да сугыш афәте, кайгылы җилләре кагылмаган бер генә гаилә дә калмагандыр. Яшь буын, киләчәк буын безгә тыныч тормыш бүләк иткән каһарманнарыбызны ихтирам итеп белеп үсәргә, киләчәккә алмаксатлар куеп яшәргә тиеш, - дип искәртте район башлыгы Энгель Фәттахов.

Хәтер көнендә шулай ук ветераннарыбыз, Бөек ватан сугышы чоры балалары да катнашты. Алар да үсеп килүче буынга үз теләкләрен җиткерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International