Яңа мәктәп нинди булачак?

2021 елның 18 июне, җомга

Гимназиядә читтән, башка регионнардан килеп укучылар да күп. Тик ни хикмәттер, башкалар ерак араларны якын итеп, балаларының киләчәген билгеләп гимназиягә алып килгәндә үзебезнең күп кенә ата-аналар балаларын әлеге мәктәпкә бирергә ашыкмый.

“Күп укытылар...”, “Балаларның башын катыралар...”, “Минеке булдыра алмас...” дигән сүзләр ишетергә туры килә. Әлбәттә, гимназия укучылары төп дәресләрдән соң өстәмә белем алу дәресләрендә мәшгүль. Тик биредә һәр нәрсәгә дә вакыт бар. Алар укый да, ял да итә, төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр. Ә алдагы уку елында яңа мәктәптә сәнгать мәктәбенең филиалын булдыру нияте дә бар. Бар яктан да белем һәм тәрбия бирергә яхшы нигез булачак бу.

  • Гимназияне тәмамлаган укучы нинди булырга тиеш? Әлбәттә, иң әүвәл, безнең укучыларыбыз 21 гасыр күнекмәләренә ия булырга тиеш, ватанының патриоты, өч телдә камил сөйләшүче, IT компетенцияле шәхес булырга тиеш. Барлык чыгарылыш укучыларыбыз да бу таләпләргә туры килә, һәркайсысы югары уку йортларын тәмамлап, тормышта үз юлларын табып, туган җиребезгә хезмәт куя, - ди “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат” җитәкчесе В.Х.Хаева.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International