Сәламәтлек саклау өлкәсенең хөрмәтле хезмәткәрләре һәм ветераннары!

2021 елның 20 июне, якшәмбе

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Искиткеч бу көндә хөрмәтемне һәм үзләрен бу игелекле эшкә багышлаучыларга рәхмәтләремне җиткерәсем килә.

Табиб һөнәре тулысынча халыкка хезмәт итүгә багышланган. Ул сездән Гиппократ антына тугрылык һәм тирән белем генә түгел, зур сабырлык, ныклык, күңелегезнең киң булуын да таләп итә. Сез көндәлек хезмәтегез белән безгә бирелгән иң кыйммәтле әйберләр – саулык һәм тормышыбызны саклыйсыз.

Сез райондашларыбызга сәламәтлекләрен сакларга, гомерләрен озынайтырга ярдәм итәсез. Һөнәри осталык һәм җаваплылык күрсәтеп, авыр минутларда кешегә ярдәмгә ашыгасыз.
Көндәлек авыр хезмәтегез, сайлаган һөнәргә тугрылык саклавыгыз өчен зур рәхмәт!
Үзегезгә дә нык сәламәтлек, йортларыгызга иминлек, бәхет, уңышлар юлдаш булуын телим.

 

Ихтирам белән,

Актаныш муниципаль район башлыгы Э.Н.Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International