Вакцинация. Еш бирелгән сораулар

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

Прививкадан соң нинди тискәре эффектлар булырга мөмкин?

Вакцинациядән соң беренче-икенче тәүлекләрдә кыска вакытлы реакция үсеше мөмкин: тән температурасы күтәрелү, артралгия, миалгия, астения, баш авырту, иньекция урынында авырту. Еш кына күңел төшенкелеге, аппетитның кимүе, кайвакыт төбәк лимфоузелларының артуы күзәтелә. Бу күренешләр, гадәттә 2-3 көндә уза.

60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә вакцинация ясарга мөмкинме?

60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация ясау өчен өстенлекле төркем булып торалар. "ЭпиВакКорона" вакцинасы: «ЭпиВакКорона» вакцинасы 60 яшьтән һәм аннан өлкәнрәкләр арасында ІІ-IV фазага ачык клиник тикшеренүне уңышлы узды. Әлеге препаратның өлкән пациентлар өчен иммуногенлыгын һәм югары куркынычсызлыгын күрсәткән тикшеренүләр нәтиҗәсендә «ЭпиВакКорона» вакцинасы 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында куллануга рөхсәт алды.

Вакцинада тере вирус бармы?

Коронавируска каршы, безнең илә ясалган вакциналарының берсендә дә тере вирус яки аның компонентлары юк.

Бездә күмәк иммунитет кайчан барлыкка киләчәк?

Халыкның 70 % тан артыгы вакцинация үткәч.

Вакцинациядән соң кайчан хатын-кызга авырга узарга ярый?

Йөклелекне планлаштырганда дәвалаучы табиб белән киңәшләшергә кирәк, бу исә сәламәтлекне  исәпкә алып, дөрес карар кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Әгәр мин грипп белән авырсам, Минем Covid-19га каршы иммунитетым булырга мөмкинме?

Грипп вирусы да куркыныч. Шуңа күрә аннан да прививка ясату хәерлерәк.

Шул ук вакытта, әгәр кешенең гриппка каршы иммунитеты бар икән, бу коронавирус белән авырган очракта организм өчен яхшы ярдәм булырга мөмкин. Әмма грипп белән авыру нәтиҗәсендә коронавирустан саклану иммунитеты формалашмый.

Коронавируска вакцинация ясаганнан соң битлек кияргә кирәкме?

Вакцинациядән соң профилактиканың барлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Шул исәптән битлек кияргә һәм социаль дистанцияне сакларга.

"Эпиваккорон" дан соң иммунитет күпмегә җитә?

Иммунитет бер елга кадәр сакланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International