ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Сыер асрау отышлымы? Сыеры барның сые бар ди халык. Бар, әлбәттә, үзеңә генә җитәрлек сөте дә, мае да, тора-бара ите дә була. Кайберәүләр сөтен сатып керем дә кертә әле. Ник кайберәүләр дим, чөнки бар җирлектә дә саннар һәм сумнар тигез түгел.

8 яшьтән 16 яшькәчә һәм йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан хатын-кызларга бирелә торган яңа төр түләүләрне билгеләргә 11 меңгә якын гариза кабул ителде. Бу хакта  Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе хәбәр итә

Агымдагы елның 15 июленнән 6 яшьтән 18 яшькә кадәр балаларга һәм төп гомумбелем бирү программасы буенча укучы 18 яшьтән 23 яшькәчә физик мөмкинлекләре чикле гражданнарга 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче түләүләргә гаризалар кабул ителә башлый


14
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Ел бик үзенчәлекле килде. Әмма шуңа карамастан, булган икмәкләрне түкми-чәчми җыеп аларга кирәк. Урып җыюга 6 июль көннне тәүгеләрдән булып “Актаныш” агрофирмасы кергән иде. Бүген инде шактый хуҗалыкларда кызу урак өсте. Хуҗалыкларның әзерлеге нинди? Өметләр акланырмы? Комбайнчыларга, пай җирләренә түләү ничек булачак? Сишәмбе көнне хакимияттә узган чираттагы брифинг шушы сорауларга багышланган иде.

Район башлыгы Энгель Фәттахов Актанышның 2нче кварталында яшәүчеләр белән очрашып, аларның тәкъдим-сорауларын тыңлады. Биредә "Безнең ишегалды" проекты нигезендә төзекләндерү эшләре бара. Юллар, машина кую урыннары, җәяүлеләргә яңа юл салына. Бар эшләр дә яшәүчеләр белән киңәшләшеп, бар уңайлыкларны да исәпкә алып эшләнә.


13
июль, 2021 ел
сишәмбе

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия, Актанышның беренче һәм икенче, Сәфәр мәктәбе укучылары район данын яклап җәйге геология олимпидасында катнашалар. Әлеге олимпиада Әлмәт шәһәренең "Солнечный" лагерында үтә. Аларга уңышлар телибез!

Бүген Актанышта эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Груничев Александр Станиславович килде. Ул район коммуналь хуҗалык карамагында булган һәм халыкка хезмәт күрсәткән оешмалар эшчәнлеге белән якыннан танышты. Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә һәм халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләре катнашында узган түгәрәк өстәлдә катнашты.

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәмохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 14 июлендә төнлә һәм көндез урыны белән яшен, көчәйгәндә 15-20 м/с тизлектә көчле җил, урыны белән көчле яңгыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бушулайукҗәмәгать транспорты тукталышларына, төзелепбетмәгәнбиналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юлбилгеләреннән, электрлинияләреннәнерагракторыргакирәк.

4. Зурагачларянындабулырга, шулайукаларянында автотранспорт куяргаярамый-җилөзгәнботакларзуркуркынычтудыра.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелепкилүче яки ремонтланаторганбиналарянындамондыйкуркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Яшен вакытында:

  1. Әгәрдәсез, велосипедта яки мотоциклдаикән, яшеняшенләгәндә, хәрәкәтитүдәнтуктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.
  2. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
  3. Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга.
  4. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
  5. Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Урып-җыю алдыннан, күптән түгел район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында комбайнчыларыбызның теоретик белемнәре һәм техникаларының әзерлеге тикшерелгән иде. Бүген инде әлеге имтиханга нәтиҗә чыгарып иң-иңнәрне дә атап китәргә була.

«Россия Саклык банкы» ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан «ясалма интеллект өлкәсендә Альянс» Ассоциациясе белән берлектә балалар өчен ясалма интеллект буенча Халыкара конкурс оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International