Бүген Актанышта эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Груничев Александр Станиславович килде. Ул район коммуналь хуҗалык карамагында булган һәм халыкка хезмәт күрсәткән оешмалар эшчәнлеге белән якыннан танышты. Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә һәм халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләре катнашында узган түгәрәк өстәлдә катнашты.