ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 28 июлендә 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Атласов Николай Михайлович гражданнарны кабул итә.

Үткәрү урыны: Актаныш районы, Актаныш авылы, Үзәк урамы, 36, Ветераннар йорты бинасы.

Депутатка кабул итүгә эләгергә теләүчеләр өчен язылу башкарыла

тел.: 8-987-278-6426


12
июль, 2021 ел
дүшәмбе

12 июль көненә Татарстанда коронавирус белән авыруның 52 яңа очрагы теркәлде. 
24 кеше хастаханәдә, 28 кеше өйдә дәвалана. 


9
июль, 2021 ел
җомга

 ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан»

9 июль көнне Актанышта узган «Кыр көне»ндә республика һәм Россиянең регионнарыннан килгән игенчеләр “Актаныш” агрофирмасының Ирмәш басуында урнашкан тәҗрибә участокларында фикер алышты.

8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан районыбызның иң үрнәк гаиләләре хөрмәтләнде. 44 ел бергә гомер кичергән Сәлаховлар гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» истәлекле медальле белән бүләкләнде.


7
июль, 2021 ел
чәршәмбе


"Быел әлбәттә, әллә ни зур уңышлар өмет итеп булмый, әмма булганын түкми-чәчми җыеп алырга кирәк" - ди агрофирманың баш агрономы Газинур Әхмәев. Әлеге көзге бодай басуыннан гектарыннан 20 центнер уңыш чыгарга тиеш дип фаразлады ул. Яздан бозып чәчәргә дә уйлаганнар, әмма шөкер, бер яңгыр күрмәсә дә бүген инде уңышы белән сөендерә. Хуҗалыкка ихластан уңышлар телибез! Урып-җыюны исән-имин тәмамлап, мул уңышка сөенергә язсын!

Район башлыгы Энгель Фәттахов, күптән түгел Миңгәрдә узган дөнья чемпионатында катнашып зур дәрәҗәләргә ирешкән көрәшчеләребез белән очрашты.


6
июль, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы шәһәре «кайнар линия» телефонына: «Кибеттә ватылган шешә өчен кем түләргә тиешь?» дигән сорау еш килэ.

Аз керемле гаиләләргә социаль контракт төзеп ярдәм итү - дәүләт тарафыннан күрелә торган чараларның берсе. Ул бу елны да, үзгәрешләр белән дәвам итә. Социаль контракт граждан һәм социаль яклау органы арасында төзелә. Ярдәмне эшсез калган гаиләләр, үзмәшгульлек яки шәхси эшмәкәрлек ачарга теләгән гаиләләр, 5 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр рәсмиләштерә ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International