Район башлыгы Энгель Фәттахов, урынбасарлары, мәгариф һәм "Роспотребнадзор" хезмәткәрләре белән берлектә "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү аланында булдылар. Алар балаларның яшәеше белән танышты, санитар нормаларның үтәлешен тикшерделәр.
1 июльдән Татарстан Республикасында, Россиянең барлык субъектларындагы кебек үк, коммуналь хезмәтләргә тарифларның планлы рәвештә үзгәрүе булды. 1 июльдән тарифларны үзгәртү федераль законнар белән 2013 елдан башлап тарифларны җайга салу реформасы кысаларында кертелде (коммуналь хезмәтләрне тармак законнарына чыгару белән бәйле рәвештә). Әйтик, 1 гыйнвардан билгеләнгән тарифлар узган елның 31 декабренә билгеләнгән тарифлардан югарырак булырга тиеш түгел, түбәнрәк булырга мөмкин.
5 июль көненә Татарстанда COVID-19 инфекциясе белән авыруның 40 яңа очрагы теркәлгән. 19 кеше хастаханәдә, 21 кеше өйдә дәвалана.
Җәй башыннан Татарстан сулыкларында 40 тан артык кеше батып үлде (узган ел шушы чорда 35 булган) Шунысы кызганыч, әлеге саннарда безнең райондашларыбызның да ачы язмышы бар. Шушы көннәрдә Буазкүл авылында яшәүче 1961 елгы ир-ат Чиялек күленә балыкка дип китеп батып үлә. Алкоголь кулланган килеш, коенып чыгам дип суга керә ул. Әмма берникадәр вакыттан соң күздән югала. Ир-атны водолазлар ярдәмендә генә эзләп таба алалар. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
2021 елның 5 мартында ГЛОНАСС+112 линиясе буенча Актаныш районының бердәм дежур диспетчерлык хезмәтенә Агыйдел елгасында Ижевск шәһәреннән балык тотарга дип килгән Пестов Константинның адашуы турында хәбәр керә. Һава шартлары начар булу сәбәпле, аның белән элемтә өзелгән була, урыны билгесез, телефоны җавап бирми.
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татарстан Республикасы сулыкларында коткару җәмгыяте" региональ иҗтимагый оешмасы, Актаныш муниципаль районы эчке эшләр бүлеге, шулай ук Каракүл районының бердәм дежур диспетчерлык хезмәте белән үзара хезмәттәшлек оештырылды.
Эзләү эшләре барышында Актаныш муниципаль районы "Татарстан Республикасы сулыкларында коткару җәмгыяте" региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Нургалеев Инзил Илгиз улы һәм "Татарстан Республикасы сулыкларында коткару җәмгыяте" региональ иҗтимагый оешмасы әгъзасы Габдрахманов Наил Фаил улы адашучыны табып, исән-имин палаткасы янына китерә. Күрсәткән батырлыклары һәм кеше гомерен саклап калулары өчен Нургалеев Инзил Илгиз улы һәм Габдрахманов Наил Фаил улы Актаныш муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Бүген, 3 июльдә ЮХИДИ хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. СССР Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автомобиль инспекциясе 1936 елның 3 июлендә оеша. Нәкъ менә шул вакытта Халык Комиссарлары Советы карары белән «НКВД CCCP эшче-крестьян милициясе Баш идарәсенең Дәүләт автомобиль инспекциясе турында Нигезләмә»расланды.
1961 елның 1 гыйнварыннан СССРның «СССР Союзы урамнары һәм юллары буенча хәрәкәт итү кагыйдәләре»дигән беренче бердәм проекты гамәлгә кертелә.
1998 елның июненнән-ДАИ РФ Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча дәүләт инспекциясе, 2002 елның июленнән — янә ДАИ.
Район ЮХИДИ хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз!
Бүген Мөслим авылында узган рәсәйкүләм авыл Сабан туенда актанышлылылар да катнашты. 35 регионнан килгән 500 дән артык кунакны тарихи утар, кымыз, шифалы үләннәрдән ясалган тәмле чәй һәм әлбәттә, җыр-биюләр белән каршы алды алар.
Бүген Актанышта эшлекле сәфәр белән ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова килде. Алар район мәгариф бүлеге, белем бирү учрежденияләре җитәкчеләре катнашында киңәшмәдә катнаштылар, Балалар иҗат үзәгендә шахмат мәктәбендә булдылар, яңа мәктәпнең төзелеше белән таныштылар.
2021 елның 1 сентябрендә ачылачак яңа мәктәп "Адымнар - белем һәм татулыкка юл" полилингваль комплексларның берсе булачак.
Хөрмәтле гражданнар!
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәмохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 2 июлендә төнлә һәм көндез урыны көчле җил, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, урыны белән яшен һәм боз явуы көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бушулайукҗәмәгать транспорты тукталышларына, төзелепбетмәгәнбиналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юлбилгеләреннән, электрлинияләреннәнерагракторыргакирәк.
4. Зурагачларянындабулырга, шулайукаларянында автотранспорт куяргаярамый-җилөзгәнботакларзуркуркынычтудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелепкилүче яки ремонтланаторганбиналарянындамондыйкуркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Яшен вакытында:
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.