Бүген Актанышта эшлекле сәфәр белән ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова килде. Алар район мәгариф бүлеге, белем бирү учрежденияләре җитәкчеләре катнашында киңәшмәдә катнаштылар, Балалар иҗат үзәгендә шахмат мәктәбендә булдылар, яңа мәктәпнең төзелеше белән таныштылар.
.jpg)
2021 елның 1 сентябрендә ачылачак яңа мәктәп "Адымнар - белем һәм татулыкка юл" полилингваль комплексларның берсе булачак.
Якташыбыз, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев тарафыннан гамәлгә куелган әлеге проект Татарстанда 2019 елдан бирле уңышлы эшләп килә. Беренче мәктәпләр Казан һәм Алабуга шәһәрләрендә ачылды. 2024 елга кадәр Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә дә булдыру ниятләнә.