Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татарстан Республикасы сулыкларында коткару җәмгыяте" региональ иҗтимагый оешмасы, Актаныш муниципаль районы эчке эшләр бүлеге, шулай ук Каракүл районының бердәм дежур диспетчерлык хезмәте белән үзара хезмәттәшлек оештырылды.
Эзләү эшләре барышында Актаныш муниципаль районы "Татарстан Республикасы сулыкларында коткару җәмгыяте" региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Нургалеев Инзил Илгиз улы һәм "Татарстан Республикасы сулыкларында коткару җәмгыяте" региональ иҗтимагый оешмасы әгъзасы Габдрахманов Наил Фаил улы адашучыны табып, исән-имин палаткасы янына китерә. Күрсәткән батырлыклары һәм кеше гомерен саклап калулары өчен Нургалеев Инзил Илгиз улы һәм Габдрахманов Наил Фаил улы Актаныш муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.