Җәй башыннан Татарстан сулыкларында 40 тан артык кеше батып үлде (узган ел шушы чорда 35 булган) Шунысы кызганыч, әлеге саннарда безнең райондашларыбызның да ачы язмышы бар. Шушы көннәрдә Буазкүл авылында яшәүче 1961 елгы ир-ат Чиялек күленә балыкка дип китеп батып үлә. Алкоголь кулланган килеш, коенып чыгам дип суга керә ул. Әмма берникадәр вакыттан соң күздән югала. Ир-атны водолазлар ярдәмендә генә эзләп таба алалар. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Шулай ук, бу көннәрдә Башкортостан ягыннан Агыйдел елгасына көймә белән кергән 2 ир-ат һәм 2 хатын-кыз фаҗигагә юлыга. Көймәләре әйләнеп суга бата алар. Ир-атларны коткарып кала алмыйлар, хатын-кызлар исән кала.
Республикада көн саен сулыкларда 4-5 кешенең гомере өзелә. Төп сәбәп – исерткеч эчемлек кулланып тыелган җирдә су керү. Узган атнада МЧС белән берлектә эшләгән административ комиссия тарафыннан 5 кешегә беркетмә төзелгән.