Аз керемле гаиләләргә социаль контракт төзеп ярдәм итү - дәүләт тарафыннан күрелә торган чараларның берсе. Ул бу елны да, үзгәрешләр белән дәвам итә. Социаль контракт граждан һәм социаль яклау органы арасында төзелә. Ярдәмне эшсез калган гаиләләр, үзмәшгульлек яки шәхси эшмәкәрлек ачарга теләгән гаиләләр, 5 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр рәсмиләштерә ала.
Төп шарт булып, гариза язган көнгә -гаиләнең җан башына кереме яшәү минимумыннан түбән булуы һәм мөлкәт белән тәэмин ителеше таләпләргэ туры килүе тора.
Эшкә урнашу буенча контракт төзеләсе булса, граждан безгә килгәнче эшсез статусында булырга тиеш, үзмәшгульлек яки шәхси эшмәкәрлек ачарга булса – үзмәшгуль яки шәхси эшмәкәр булып теркәлмәгән булырга тиеш.
Мисал өчен, стандарт ике балалы гаиләгә, әти-әнисен кертеп, җан башына керем 10308, 50 сумнан кимрәк, торак мәйданы 40 кв.м дан , җире 20 сутыйдан җан башына артмаска тиеш.
2021 нче елга:
- эшкә урнашкан кешеләргә түләү өчен 3млн.274 мең сум;
- үз эшен башлаучылар өчен 2 млн 25 сум;
- 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләргә түләү өчен 1 млн 800 мең сум акча каралган.
Эшкә урнашкан кешеләргә узган ел түләүләр ел дәвамында башкарылса, бу елда ул 4 ай дәвамында 10 294 сум күләмендә түләнә. Шуның беренче аенда мәшгульлек үзәгенә исәпкә баскан өчен, икенче айда эшкә кергән өчен, калган 2 ае эшләп торган очракта түләнә.
Үзмәшгульлек яки шәхси эшмәкәрлек ачарга теләгән гаиләләр белән махсус төзелгән комиссия тарафыннан тикшерелгәннэн соң, бизнес план яклаганнан соң гына контракт төзелә.