Район башлыгы Энгель Фәттахов, күптән түгел Миңгәрдә узган дөнья чемпионатында катнашып зур дәрәҗәләргә ирешкән көрәшчеләребез белән очрашты.
Чемпионатта 29 илдән көрәшчеләр бил сынады. Пучыдан Илназ Шәмсиев 70 кг авырлыкта 3 урынны, Тат.Суыксудан Заһит Шәйхәйдаров 65 кг авырлыкта 1 урынны, ә Раббани Нургалиев 60 кг авырлыкта зурлар арасында чемпион исемен яулады.
Очрашуда шулай ук, 2018, 2019 елларда билбау һәм милли көрәш буенча тәүгеләрдән булып чемпион исемен яулаган Фарис Хуҗин да катнашты.
Район башлыгы Энгель Фәттахов егетләргә киләчәк бил алышуларда да уңышлар теләп: “Сезне ихластан котлыйм егетләр һәм чиксез горурланам. Кайчандыр без район, республика күләмендә чемпион калырга хыяллана идек, хәзер инде дөнья чемпионатында дәрәҗә яулау ул үзе бер горурлык. Бу зур хезмәт! Сезгә ияреп башкалар да тартылсын. Үзегезгә һәм остазларыгызга һәм әлбәттә ата-аналарыгызга ихластан рәхмәт”, - дип тәбрикләде һәм көрәшчеләребезне Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр белән бүләкләде.