12 июль көненә Татарстанда коронавирус белән авыруның 52 яңа очрагы теркәлде.
24 кеше хастаханәдә, 28 кеше өйдә дәвалана.
Географиясе:
1. Казан– 18
2. Яр Чаллы – 17
3. Азнакай – 2
4. Аксубай – 1
5. Актаныш – 1
6. Алабуга– 1
7. Лаеш – 1
8. Лениногорск – 1
9. Минзәлә – 1
10. Мөслим – 2
11. Түбән Кама – 2
12. Тукай – 5
Соңгы айда Актаныш хастаханәсендә ОРВИ белән 39, пневмония белән 29 кешегә диагноз куелган. Узган атнада 68 кеше авырып мөрәҗәгать иткән. 48 кеше дәваланды, 13 кеше инфекцион хастаханәләргә озатылды.
Район буенча әлегә 6200 кешегә вакцина ясатылган. Аларның 1631е 60 яшьтән өлкәнерәкләр.
“Көненә 100-200 вакцина ясаган көннәр дә бар ди”, - хастаханәнең баш табибы Айдар Хаев. Мисал өчен узган атнада гына 510 препарат кайткан һәм ясалган. Чират сизелмәсә дә, халыкта ихтияҗ бар димәк. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Сәламәт булыгыз!