Урып-җыюны 1 айда тәмамлап булырмы?

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

Ел бик үзенчәлекле килде. Әмма шуңа карамастан, булган икмәкләрне түкми-чәчми җыеп аларга кирәк. Урып җыюга 6 июль көннне тәүгеләрдән булып “Актаныш” агрофирмасы кергән иде. Бүген инде шактый хуҗалыкларда кызу урак өсте. Хуҗалыкларның әзерлеге нинди? Өметләр акланырмы? Комбайнчыларга, пай җирләренә түләү ничек булачак? Сишәмбе көнне хакимияттә узган чираттагы брифинг шушы сорауларга багышланган иде.

Быел кырларда 89 комбайн хезмәт куячак. Әлегә 66 сы эшли.  Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе белгечләре тарафыннан 21 июнь көнне техникаларның әзерлеге тикшерелгән иде. Соңрак, комбайнчылар да үз белемнәрен сынады. “Нигез”, “Нур”, “Тамыр”, “Чишмә”, Нур Баян исемендәге хуҗалыклар урып-җыюга яхшы әзерлек белән керделәр. Запас частьләр белән тоткарлык булу сәбәпле “Эконом”, “Наратлы” хуҗалыклары, СПСК “Агыйдел”бераз калыша. “Башак”, “Тамыр”, “Саф” хуҗалыклары, “Әнәк” агрофирмасы комбайнчыларга кытлык кичерә. Барлыгы 6 комбайн әлегә эшсез тора.

Быел 57252 гектар мәйданда бөртеклеләрне җыеп аласы бар. Район буенча комбайннарның потенциалын карап китсәк, 1 комбайнга 643 гектар мәйдан туры килә. Ул, тулы эш көненә 20 гектар эшли дап алсак, урып-җыю 32 көндә тәмамланачак дип фаразларга була. Әлбәттә, көннәр уңай торып, хәвеф-хәтәрсез эшләсә генә. 

Уңыш әлегә яхшыны өмет итми. Елның үзенчәекләрен исәпкә алып эш рәвешен дә, техникалар көйләнешен дә карап бетерергә кирәк. Төп бурыч – булганны түкми-чәчми җыеп алу.

Комбайнчыларга түләү мәсъәләләренә килгәндә, моны һәр хуҗалык үзе көйләп бетерергә тиеш. Бункер тулуына карап, центнерлар белән үлчәп хезмәт хакын билгели торган ел түгел быел. Ә пай җирләренә түләү шул ук – 800 сум кала. Бу уңайдан “Алга”, “Саф”, “Чәчер” хуҗалыклары халыкка печән өләште. Әлбәттә, икмәкләтә яки акчалата алу мөмкинлеге дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International