Ә сездә 1 литр сөткә күпме түлиләр?

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

Сыер асрау отышлымы? Сыеры барның сые бар ди халык. Бар, әлбәттә, үзеңә генә җитәрлек сөте дә, мае да, тора-бара ите дә була. Кайберәүләр сөтен сатып керем дә кертә әле. Ник кайберәүләр дим, чөнки бар җирлектә дә саннар һәм сумнар тигез түгел.

Район буенча шәхси хуҗалыкларда 11746 эре мал исәпләнә. Шуның 4846сы – сыерлар. Аеруча Такталачык, Иске Сәфәр, Күҗәкә, Иске Байсар, Чалманарат, Ямалы, Әтәс җирлекләрендә күпләп асрыйлар аны. Узган елгы саннар белән чагыштырганда да әлеге җирлекләрдә авыл көтүләренең ишәйгәне күренә. Иске Богады, Чуракай, Мәсәде, Иске Айман җирлекләрендә киресенчә кимүгә бара. Сыерым юк киртәдә – кайгым юк иртәгә дип яшиләр.

Ә бәяләргә килгәндә, 1 литр сөт өчен иң югары бәяне Такталачык һәм Теләкәй җирлегендә түлиләр- биредә 1 литр сөткә уртача бәя 22 сум. Иске Айманда – 21,75, Иске Кормаш, Әтәс, Аешта 21,5 сум. Шуны да искәртеп китү урынлыдыр, әлеге җирлекләр сөтне Киров сөт заводына тапшыра. Тотырыклы, яхшы бәядән. Шул ук вакытта Татар Суыксу җирлегендә 1 литр сөткә 16 сум 75 тиен, Күҗәкәдә -13 сум бирәләр.

Әлеге җирлекләрдә яшәүчеләрнең төп кереме – терлекчелек. Мал асрап, сөтен, итен сатып көн күрәләр дип әйтсәк тә арттыру булмас. Чөнки ялланып эшләргә дә, арба астына салып фуражын, сенажын алып кайтырга да карап торган хуҗалыгы юк. Һәркем үз көнен үзе күрә. Әлбәттә, сөт җыючылар тәкъдим иткән әлеге тиеннәргә әллә ни дөнья көтеп булмас. Тик барыр җир юк.

Шулай да, якын киләчәктә хәлләр үзгәрер дигән өмет бар. Бу вазгыятьтә авыл халкының гаебе юк бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International