Урып-җыю алдыннан, күптән түгел район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында комбайнчыларыбызның теоретик белемнәре һәм техникаларының әзерлеге тикшерелгән иде. Бүген инде әлеге имтиханга нәтиҗә чыгарып иң-иңнәрне дә атап китәргә була.
25 сораудан торган тестны эшләп, комбайнны тиешенчә таләпләргә китереп әзерлек сызыгына куйган Мөхәмәтдинов Нурсил (“Нур” хуҗалыгы) иң яхшы күрсәткечләргә ия булды. “Саф” хуҗалыгыннан Лерон Насыйфуллин аннан беразга калышып 2 урынга ия булды. “Әнәк” агрофирмасыннан Фердинант Закирҗанов 3 урында. Шулай ук, беренче унлыкка кергән комбайнчыларыбыз да хөрмәткә лаек.
Рәмис Мирзаханов (“Тамыр”)
Рамил Шәймарданов (Нур Баян ис)
Эльварт Шәкуров (“Актаныш” а/ф)
Изгар Мирзамәхмүтов (“Нигез”)
Фәндәвис Галләмов (“Чишмә”)
Ленар Рәхимов (“Ташкын”)
Фәнил Идрисов (“Чишмә” а/ф)
Яхшы күрсәткечләргә ирешкән механизаторлар район башлыгының акчалата премиясенә лаек булачаклар.