ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2021 ел
сишәмбе

Иң зур дини бәйрәмнәребезнең берсе булган Корбан гаете мөбәрәк булсын!

Изге Корбан бәйрәме көннәрендә хәерле ниятләребез һәм изге хыял-максатларыбыз тормышка ашсын.

Корбан бәйрәме күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерә. Әлеге бәйрәм, бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, өлкән буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар һәм ихтирам күрсәтергә чакыра. 

Дини бәйрәмнәр илебездәге мөселманнарның бердәмлеген, татулыгын арттырсын, һәркемдә булган кешелеклелек сыйфатларын чагылдырырга ярдәм итсен.

Чалган корбаннарыбыз, гает иртәләрендә кылган догаларыбыз кабуллардан булсын, илләребез имин, дөньяларыбыз тыныч торсын.

Э.Н.Фәттахов

Актаныш муниципаль район башлыгы

Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә билгеләп үтелә – быел әлеге бәйрәм 2021нче елның 20нче июленә туры килде. Быел да, барлык саклык чараларын күреп, гадәттәгечә ачык һавада - үзәк стадионда узды ул.


19
июль, 2021 ел
дүшәмбе

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУ»


Әлеге сорау аеруча күпләрне борчый. 19 июль көнне үзәк базар янындагы мәйданда сату оештырылачак.

103 нче янгын сакчылыгы хезмәткәрләре тарафыннан урып-җыюда катнашкан техникаларның янгын куркынычсызлыгына әзерлеге тикшерелде.

Көннәр кызу торганда бу аеруча мөһим мәсъәлә. Шөкер, комбайннар һәм тракторлар бар кирәк-ярак белән дә җиһазландырылган. Кырда эшләгән техникалар янында янгын сүндерү өчен көйләнгән техникалар кизү тора.


17
июль, 2021 ел
шимбә

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәмохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 18 июлендә төнлә һәм көндез көчле  җил, җил тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр җитәргә мөмкин, урыны белән яшен һәм боз явуы көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бушулайукҗәмәгать транспорты тукталышларына, төзелепбетмәгәнбиналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юлбилгеләреннән, электрлинияләреннәнерагракторыргакирәк.

4. Зурагачларянындабулырга, шулайукаларянында автотранспорт куяргаярамый-җилөзгәнботакларзуркуркынычтудыра.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелепкилүче яки ремонтланаторганбиналарянындамондыйкуркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Яшен вакытында:

  1. Әгәрдәсез, велосипедта яки мотоциклдаикән, яшеняшенләгәндә, хәрәкәтитүдәнтуктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.
  2. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
  3. Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга.
  4. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
  5. Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.


15
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

15 июль көненә Татарстанда
COVID-19 белән авыруның 51 яңа очрагы теркәлгән.

18 кеше хастаханәгә салынган, 33 кеше өйдә дәвалана.

География:

1. Казан – 18
2. Яр Чаллы – 12
3. Актаныш – 2
4. Алексеевск – 3
5. Әлмәт – 1
6. Биектау – 1
7. Зәй районы-1
8. Яшел Үзән – 1
9. Лаеш – 2
10. Минзәлә – 2
11. Мөслим – 1
12. Түбән Кама – 1
13. Нурлат районы-4
14. Питрәч – 1
15. Тукай районы-1

Иң җитез, белемле, оста машина йөртүче нәфис затларыбыз билгеләнде.
1 урын - Эльвира Әмирҗанова
2 урын - Рәмилә Газизова
3 урын - Ләйсән Ядгәрова
Кызларыбызны ихластан котлыйбыз!

Район терлекчелек тармагының июнь ае нәтиҗәләре буенча бар күрсәткечләр буенча да иң алдынгы җирлек буларак Аеш җирлеге билгеләнде

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр  Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә  районында яшәүче  кулланучылар  мөрәҗәгать итэлэр. Шәһәр читендәге йортларда яшәүчеләр һәм бакчачыларда җәйге сезон. Аларның күбесе өчен  участокта тәртип урнаштыру эшләре бара. Хәзерге вакытта шәһәр читендәге йортның аерылгысыз атрибуты булып газонокосилка, үлән чабу техникасы тора. Техника кыйммәтле һәм һәрвакытта да, кызганычка каршы, сыйфатлы түгел.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International