103 нче янгын сакчылыгы хезмәткәрләре тарафыннан урып-җыюда катнашкан техникаларның янгын куркынычсызлыгына әзерлеге тикшерелде.
Көннәр кызу торганда бу аеруча мөһим мәсъәлә. Шөкер, комбайннар һәм тракторлар бар кирәк-ярак белән дә җиһазландырылган. Кырда эшләгән техникалар янында янгын сүндерү өчен көйләнгән техникалар кизү тора.